- 33 просмотра
Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе 2018 елның 15 февралендә «Әгъзамов укулары-2018» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашырга чакыра. Конференция журналистика факультетының беренче деканы Флорид Әгъзамов истәлегенә багышлап уздырыла.
Конференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак:
– Гаммәви коммуникациянең тарихы һәм хәзерге үсеше;
– Гуманист мирасы: Идел буе милли журналистикасын үстерүдә Ф.И. Әгъзамовның урыны;
– Медиа өлкәсен гуманлаштыру проблемалары;
– Медиалингвистика һәм редакцияләү мәсьәләләре;
– Цифрлы технологияләр чорында визуаль коммуникация: тәҗрибә, системалы характеристикалар, прогнозлар;
– Милли газета-журналлар яңа үсеш модельләрен эзләү юлында;
– Чит илләрнең медиа чараларында кешелек дөньясының глобаль проблемалары яктыртылышы;
– Журналистларны укытуга яңача карашлар.
Конференциядә турыдан-туры һәм читтән торып катнашырга була (конференция җыентыгы басылып чыгачак). Оештыру кертеме (взносы) Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлеге илләреннән килүчеләргә 900 сум, ә чит илләрдән килүчеләргә € 20 евро тәшкил итә.
Конференциядә аралашу телләре: татар, рус, инглиз.
Конференциянең материаллары аерым җыентык итеп бастырылачак. Мәкаләләрне (5-8 бит, 14 кегль, берле интервал, Times New Roman шрифты, кыр һәр яктан 2 см калдырыла, әдәбият исемлегенә сылтама шакмак җәяләрдә күрсәтелә [1; б. 22]), шулай ук конференциядә катнашу турындагы гаризаны аерым файлларда 2018 елның 1 февраленә кадәр конференциянең электрон адресына: tat.konf@mail.ru җибәрергә кирәк.
Гаризада катнашучының фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, шулай ук эш урыны, гыйльми дәрәҗәсе һәм вазыйфасы, телефоны, электрон адресы күрсәтелү – мәҗбүри.
Безнең адрес: 420008, Казан шәһәре, профессор Нужин урамы, 1/37, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе.
Элемтә өчен телефоннар: (843) 233-76-29; (843) 233-74-34.
Җаваплы: Фатыйхова Мөршидә Хәнәфи кызы, доцент, филология фәннәре кандидаты. Телефон: 8 987 260 60 91.
Материалларның текстын язу үрнәге:
УДК
Гали Валиевич Валиев,
Место работы (учебы)
Ученая степень, ученое звание
© Г.В.Валиев
НАЗВАНИЕ СТАТЬИ
Аннотация:
Ключевые слова: не более восьми
Abstract:
Keywords:
Гали Вәли улы Вәлиев,
Эш (уку) урыны
Гыйльми дәрәҗә, гыйльми вазыйфа
© Г.В.Вәлиев
МӘКАЛӘНЕҢ БАШ ИСЕМЕ
Мәкаләнең тексты, мэкаләнең тексты, мәкаләнең тексты...
Әдәбият:
1.
Конференциянең Оештыру комитеты, конференция таләпләренә туры килмәгән яки югарыда язылган таләпләрне бозган очракта, материалларны кире кагу хокукына ия.