Урта мәктәптә язгы каникуллар ахырына якынлашып килә. Яз ялларының матур мизгелендә – 31 март көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Ачык ишекләр көне” булып үтте.
Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә быел укырга керергә теләгән Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Әгерҗе, Саба, Яшел Үзән, Биектау, Буа һ.б. районнардан укучылар җыйналды.
“Ачык ишекләр көне”ндә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Х.Мирзаһитов, Югары мәктәп директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова абитуриентларны институтның структурасы, яшәеше, бүгенгесен һәм киләчәген презентацияләделәр, быелгы белгечлекләрне тәкъдим иттеләр. Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфулина Югары мәктәпнең чит илләр белән бәйләнешләренә басым ясады, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина игътибарны кафедраның киңкырлы гыйльми юнәлешенә юнәлтте. Укучыларның якынлашып килүче имтиханнар белән бәйле аерым сораулары бар. Югары мәктәп директоры Ә.Ш.Юсупова, филология фәннәре кандидаты, доцент Г.Р.Мөгътәсимова Бердәм Республика имтиханына кагылышлы һәм башка сорауларга җавап бирделәр.
27 апрель көнне чираттагы “Ачык ишекләр көне” укучылар белән онлайн элемтәдә дә оештырылачак. Казанда яшәүче абитуриентларыбыз белән исә, гадәттәгечә, һәр пәнҗешәмбе Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультетында кичке дәресләр дәвам итә.