РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институты каршында КФУ кафедрасын оештыру тарихи юбилей – көнчыгышны өйрәнү рәсәй академик фәненә 200 ел тулу уңаеннан гамәлгә куела.
Көнчыгыш язма мәдәнияте кафедрасын оештыруның нигезендә узган елның октябрендә Казан федераль университеты һәм РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институты арасында фән һәм мәгариф өлкәләренә караган проектларны тормышка ашыру буенча хезмәттәшлек итү турында кул куелган килешү ята.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов тирән ышану белән белдергәнчә, РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институты каршында КФУ кафедрасын оештыру югары уку йортында шушы юнәлештә хәзерлек үтүче студентлар һәм көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы белгечләр алдында яңа мөмкинлекләр ача.
“Көнчыгыш язма мәдәнияте кафедрасын оештыру КФУга һәм РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институтына бакалавриат һәм магистратура укыту программаларын бергәлектә гамәлгә куюда ориенталистика өләсендәге иң яхшы укытучылырны һәм әйдәп баручы галимнәрне җәлеп итәргә, көнчыгышны өйрәнү өлкәсендә эшләүче белгечләрнең белемнәрен күтәрү буенча махсус курслар оештырырга һәм кайсыбер яңа программалар нигезендә аларның хәзерлекләрен арттырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип аңлатты Рамил Хәйретдинов. – Мондый курслар, мәсәлән, монгол, япон, корея, кытай мәдәниятләрен, көнчыгыш археографиясен тирәнтен өйрәнү буенча бүгенгесе көндә, гомумән, бик тә кирәкле булсалар да, Рәсәйдә бик аз тормышка ашырылалар. Казан федераль университетының өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә кую өчен лицензиягә ия булуы РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институтына бу юнәлештә эшчәнлек күрсәтүгә тулысынча кушылып китү мөмкинлеген тудыра.
Уртак кафедра оештыру нәтиҗәсендә, РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институты хезмәткәрләре туплаган тәҗрибәләрен һәм белемнәрен КФУ диварларында яшьләргә тапшыра, үзләренең мөгаллимлек куәтен торышка ашыра алалар, шул рәвешчә, яңа буын белгечләрен хәзерләүнең сыйфатын күтәрергә һәм инде эшләп килгән тикшеренүчеләрнең компетентлыкларын киңәйтергә булышалар.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында укучы әлеге юнәлеш белгечлеген сайлаган студентлар өчен мондый кафедраның оештырылуы шулай ук РФАнең Көнчыгыш кулъязмалар институты диварларында практика үтү, анда тупланган коллекцияләр һәм кулъязма хезмәтләр, шул исәптән XIX йөз уртасында Төньяк башкалага күчерелгән Казан император университетының Көнчыгыш бүлеге мирасы белән якыннан танышу, җәйге һәм кышкы махсус мәктәпләр форматында белем өстәү мөмкинлегенә юл ача.”
Яңа кафедра үз эшчәнлеген агымдагы елның сентябредә башлап җибәрер дип көтелә.