30 нчы ноябрьдә узган бөтенрәсәй акциясендә Рәсәйнең 18 төбәгеннән төп белгечлеге итеп лингвистика юнәлешен сайламаган 12 000 студент һәм мәктәп укучысы катнашты.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла торган “КФУда инглиз теле мохите” киңкырлы проектының бер өлеше буларак, бөтенрәсәй югары уку йортлары арасында диктант үткәрүне КФУның Чит телләр һәм тәрҗемәләр югары мәктәбе һәм КФУның Яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт системасын үстерү департаменты оештырды. Яшьләрдә чит телләрне өйрәнүгә, аерым алганда инглиз теленә, карата булган омтылышларны тагын да көчәйтү, үстерү - оештыручыларның төп максаты иде.
“Мондый чаралар, һичшиксез, барлык Рәсәй яшьләре арасында телләр өйрәнүгә карата булган кызыксыну дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәләр. Бу юлы гына да акциягә 12000 нән артык кешенең катнашырга теләк белдерүе алдагы елларда безнең проектка игътибарның тагын да артуына өмет уята, бу хәтле кеше булыр дип уйламаганга, без хәтта теркәүне туктатырга мәҗбүр булдык, - диде социаль-гуманитар юнәлештәгеләр өчен чит телләр кафедрасы мөдире Анастасия Фәхретдинова. – Моннан тыш, күпкырлы башлангычны уңышлы тормышка ашыру тагын бер кат КФУның Чит телләр һәм тәрҗемәләр югары мәктәбе хезмәткәрләренең үз студентларын тел буенча хәзерләүгә җитди якын килүләре турында сөйли.”
Казанда диктант язу бүген дүрт мәйданчыкта - КФУның төп бинасында, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында ике мәйданчыгында һәм КФУның психология һәм мәгариф бинасында - мөмкин иде. Казан мәйданчыкларында диктант текстын җанлы яки "ОЭЗ "Иннополис" АҖнең генераль директоры Игорь Носов һәм БИМ-радиосының алып баручысы Антон Боровиков язмада укыдылар.
Бөтенрәсәй диктантында катнашучыларның эшләрен акциядә катнашкан югары уку йортларында һәм мәктәпләрдә махсус оештырылган комиссияләр бәяләчәкләр. Бөтенрәсәй диктантының нәтиҗәләре 8 нче декабрьдә КФУ сайтында һәм проектка кертелгән Рәсәй Федерациясе югары белем һәм гомуми урта белем бирү оешмаларының рәсми сайтларында урнаштырылачак.
КФУда студентлар арасында чит телләр өйрәнүне пропагандалауга багышланган көн программасы инглиз теленнән бер имтихан тоту белән генә чикләнмәде. Бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты диварларында, Казан университетында Н.И. Лобачевский елы игълан итү уңаеннан, итальян, француз һәм испан телләреннән диктант яздылар, шулай ук лингвист- студентларга да инглиз теленнән профильле диктант булды.