Мәктәп программасында теге яки бу фәнгә караган бүлекләр һәм темалар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән. Бер тема икенчесен өйрәнүгә әзерли: башлангыч курс материалын үзләштерү – V-IX сыйныф өчен, ә аннары X-XI сыйныфларда уку өчен нигез була.
Башлангыч мәктәптән V сыйныфка күчкәндә эзлеклелек саклану бигрәк тә мөһим. Бу чорда күп нәрсә үзгәрә: фәннәр саны күбәя, элек барлык фәннәрне дә бер генә укытучы алып барса, хәзер төрле фәннәрдән төрле укытучылар укыта, белем күләме дә арта. Бу – бала өчен шактый катлаулы чор. Шуңа күрә күчеш чоры турында ата-аналар да белеп торырга, балага ярдәм итәргә тиешләр.
Бу чорда баланың элеккеге һәм хәзерге укытучылары аңа йогынты ясауларында бер-берсенә каршы килмәскә, эзлекле эш алып барырга тиешләр. Әгәр баланың укытучылары алышына икән, аларның дәвамчанлыкны саклаулары да әһәмиятле шарт булып тора.
Укуның уңышлы дәвам иттерелүе башлангыч мәктәптә алган белемнәргә һәм баланың гомуми үсешенә бәйле. Мәсәлән, бала ни дәрәҗәдә укырга, язарга, күзәтергә өйрәнгән? Кайбер балаларга V сыйныфта уку бик авыр бирелә. Шуңа күрә укытучы моны истә тотарга һәм балага игътибарлырак булырга тиеш.
Башлангыч мәктәптән тугызъеллыкка күчкәндә бигрәк тә көн тәртибен һәм ялын оештыруга, дәрес әзерләү өчен тиешле шартлар булдыруга зур әһәмият бирергә кирәк.
Бу чорда гаиләдәге өлкәннәрнең дә балага карата мөнәсәбәте үзгәрә. Хәзер инде улы яки кызы – кече яшьтәге мәктәп баласы түгел, ул – яшүсмер. Шуңа күрә аның һәр адымын күзәтеп, гел кисәтүләр ясап тормаска, ә бары тик аңа күбрәк мөстәкыйльлек бирергә һәм ышаныч күрсәтергә кирәк. Ата-анага менә шуларны һич тә истән чыгармаска иде.
Уку программасы – ул уку фәнен, эзлекле бер системага салып, укучылар зиһененә җиткерүне максат итеп куя. Бу программа шулай ук күпме лаборатория һәм практика дәресләре, нинди экскурсияләр һәм тәҗрибәләр
үткәрүне, мөстәкыйль эшләр башкаруны үз эченә ала, укучы ия булырга тиешле барлык белем һәм күнекмәләр күләмен билгели.
Программалар төзегән вакытта уку фәне белән баланың танып-белү мөмкинлекләре арасындагы катлаулы бәйлелек исәпкә алына. Шуңа күрә бу этапта укытучыларның, психологларның, методист-ларның, физиологларның бергәләп эшләве кирәк.
Һәр фән программасының аңлатмасы була. Анда бу фәнне укыту һәм тәрбия бурычлары аңлатыла. Программа эчтәлеген өйрәнү өчен кыскача методик алымнар бирелә, катлаулы тема һәм сорауларга басым ясала. Программада һәр темага һәм бүлеккә ничә сәгать билгеләнүе күрсәтелә.
Хәзер мәктәпләр яңа, камилләшкән программаларга күчәләр. Яңа программаларда белем бирүнең эчтәлеге фән, техника, җитеш-терү үсешенә яраклаштырыла, ярдәмче материаллар азайтыла. Белем бирүдә аңлатмалылык, теория күләме, зиһен күнекмәләре арттырыла.