Татар халкы зур югалту кичерә. Милләтебезнең мәшһүр кызы Татарстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әлфия Авзалованың 84 яшендә йөрәге тибүдән туктады.
Әлфия Авзал кызы Афзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында дөньяга килә. Биш яше тулганда әнисе үлә. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайталмый. Кыз әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә. Бала вакытында ук моңлы бала булып таныла, һәвәскәрләр белән сәхнәдә чыгыш ясый башлый.
Ниһаять, ул 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә җәлеп ителә. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең иң талантлы, башкаручыларыннан берсе булып таныла. Аеруча аңа 1957 елда Мәскәүдә Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы аеруча зур уңыш китерә.
Ул гаҗәеп зур осталык белән Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһит Хәбибуллин һәм башка композиторларның сәнгатьчә югары дәрәҗәдәге әсәрләрен, халык көйләрен һәм заманча җырларны башкара. Аның репертуарында казах, үзбәк, башкорт халыклары җырлары да даими урын ала. Күренекле җырчының тавышы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында, россиянең барлык төбәкләрендә яңгырый.
Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау язуы белән бүләкләнә. Ул ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы орденына ия була.
2010 елда Казанда, «Мир» кинотеатрында Әлфия Авзаловага багышланган «Моң патшабикәсе» документаль фильмы премьерасы узды. Сценарий авторы һәм режиссеры - Рабит Батулла.
Әлфия Авзалова халкыбызның мәхәббәтен тоеп яшәде, ул һәркайда көтелгән талантлы шәхес, халкыбызның моң чишмәсе иде. Саф сулы чишмә кебек, ул үзенең моң байлыгын яшь буын җырчыларына да юмарт өләште. Халкыбызның музыкаль дөньясын баетуга ул керткән өлеш иксез-чиксез.
Без халкыбызның шушы затлы, олы йөрәкле замандашыбыз белән аерылдык. Әмма аның моңнары, шәхси үрнәге буыннардан-буыннарга күчә барып, милләтебезнең асыл сыйфатларын сакларга, үстерергә күп еллар буена ярдәм итәр.
Казан федераль университеты галимнәре һәм студентлары күңелендә Әлфия Авзалованың якты образы озак вакытлар сакланыр.