27 нче гыйнвар көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында чираттагы “Ачык ишекләр көне” булып үтте.
“Ачык ишекләр көне”нә әзерлек эше институтыбызда системалы рәвештә оештырыла. Татарстандагы мәгариф бүлекләренә, гомуми урта белем бирү мәктәпләренә, шул исәптән институтның база мәктәпләренә хатлар юллана, алдагы чараларда катнашкан абитуриентларыбызга һәрберсенә шәхсән шалтыратып хәбәр ителә.
Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә быел укырга керергә теләгән абитуриентлар арасында Югары мәктәпнең база мәктәпләре булып торган Казан шәһәренең 2 һәм 17 татар гимназияләреннән, 144 һәм 175 мәктәпләреннән, болардан тыш, 12 һәм 15 гимназияләреннән, 103 мәктәптән, Уфа, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләреннән, Саба, Биектау, Кама Тамагы һ.б. районнардан чыгарылыш сыйныф укучылары җыйналды. Аларны Бердәм дәүләт имтиханнарына, Бердәм республика имтиханына әзерлек, институттагы белгечлекләр, укырга керү тәртипләре, керү баллары һ.б. бик күп сораулар борчый.
“Ачык ишекләр көне”ндә Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Р.Р.Җамалетдинов, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Р.Х.Мирзаһитов, студентларны кабул итү буенча җаваплы Р.Р. Миннәхмәтов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.М.Явгильдина, халыкара эшчәнлек өчен җаваплы директор урынбасары Г.В.Садыкова, Югары мәктәп директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ә.Ш.Юсупова абитуриентларны институтның структурасы, яшәеше, бүгенгесен һәм киләчәген презентацияләделәр, быелгы белгечлекләрне тәкъдим иттеләр. Әйтергә кирәк, укучыларның сораулары бихисап иде. Абитуриентларга имтиханнар, өстәмә баллар турындагы мәгълүматлар бирелде. Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Ф.С.Сәйфулина Югары мәктәптә иҗади мохитнең шактый җанлы булуына басым ясады, татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р.Галиуллина игътибарны кафедраның гыйльми юнәлешенә юнәлтте. “Идел” журналы мөхәррире Р.Сабиров булачак татар журналистларына мөрәҗәгать итеп, үзенең студент чакларын искә төшерде, хезмәт юлларын студент чакларда ук башларга мөмкинлекне ассызыклады. Икенче курс студенты татар теленнән халыкара олимпидада гран-при алып, безгә укырга кергән З.Мөбәрәкшина хәзердән үк журналист булып хезмәт куюын сөйләде.
Югары мәктәптәге чарадан соң абитуриентларыбыз институт күләмендә оештырылган рус теленнән БДИ буенча консультация алды.
Чираттагы 31 март көнне институтыбызда булачак, шулай ук онлайн элемтәдә дә оештырылачак “Ачык ишекләр көннәре”ндә очрашырга карар кылып, быелгы абитуриентларыбыз белән хәзергә саубуллаштык. Казанда яшәүче абитуриентларыбыз белән исә, гадәттәгечә, һәр пәнҗешәмбе Кече институтның татар теле һәм әдәбияты факультетында кичке дәресләр дәвам итә.
Урта мәктәп укучысына һөнәр сайларга ярдәм итү йөзеннән башкарылган хезмәт, билгеле, көтелгән нәтиҗәне бирә. Институтыбызга елдагыча быел да талантлы студентлар килер, дип өметләнеп калабыз.