Казан федераль университетында 2018 елның 31 мартында традиция буенча үткәрелеп килә торган Н.И.Лобачевский исемендәге укучыларның III Бөтенросссия (XIX Идел буе) фәнни конференциясе эшен башлап җибәрде. Тантаналы ачылыштан соң, бу чара институтларда эшен дәвам итте.
Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә быел “Татар теле һәм тюркологиянең актуаль мәсьәләләре” һәм “Татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре” дигән ике секция эшләде. Татарстан республикасы шәһәр, районнарыннан һәм РФның Саха республикасыннан килгән мәктәп укучылары татар филологиясе, тюркологиянең төрле тармакларыннан актуаль темаларга язылган эзләнү эшләре белән көч сынашты. Башка еллар белән чагыштырганда, укучы хезмәтләренең фәнни яктан югарылыгын, төрле характердагы фактик материаллар белән дәлилләнгәнлеген, чагыштырма яки әдәби-мәдәни багланышлар яссыллыгында башкарылып, камил презентация белән тәэмин ителешен билгеләргә кирәк. Укучыларның эшләре гомумән уңай бәяләнгән хәлдә, алар арасыннан аерым призлы урыннар күрсәтелде. Саха республикасыннан килгән Г.Старостинның (11 сыйныф) рус (М.Ю.Лермонтов) һәм якут (А.Е.Кулаковский) шагыйрьләре әсәрләренең тәрҗемәләрен чагыштырма планда тикшергән, Ф.Әмирхан һәм Л.Толстой әсәрләрен психологизм аспектында өйрәнгән ТР Актаныш районыннан Э.Әгълетдинова (11 сыйныф) һ.б.ларның чыгышлары жюри әгъзаларында соклану уятты. Конференция 2 апрельдә КФУ җитәкчелеге һәм институтлар вәкилләре катнашында нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләр тапшыру тантаналы утырышы белән төгәлләнә.
Мәгълүматны татар әдәбияты кафедрасы
доценты Т.Ш.Гыйлаҗев әзерләде