Эшчәнлеге Ефәк юлынының рәсәй коридорларын серияле транснациональ номинациягә кертеп җибәрүгә юнәлдерелгән коммерцияле булмаган бу оешма КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” Ресурс үзәге тарафыннан гамәлгә куелды. Милли комитетның штаб-квартирасы Казан шәһәрендә урнашкан.
Милли комитетның төзелүе “Ефәк юлы” проектын тормышка ашыру юлында мөһим адым булып тора. Яңа оешманың эшендәге нечкәлекләр, шулай ук проект кысаларында КФУ галимнәренең эшчәнлек нәтиҗәләре, 12 октябрьдә Республиканың “Яңарыш”фонды киңәшмәсендә ТРсы дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Казан Кремлендә булып үтте.
Киңәшмә барышында КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” Ресурс үзәге җитәкчесе, Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара шураның Рәсәй комитеты (ИКОМОС) вице-президенты, Казан медәният институтының фән эшләре буенча проректоры Рафаэль Вәлиев катнашучыларга “Ефәк юлы” транснациональ номинациясенә әзерлек буенча галимнәр берләшмәсе тарафыннан башкарылган эшләр хакында сөйләде. Атап әйткәндә, аларга тарихи-мәдәни мирасны, шул исәптән бөек континенталь магистраль узачак юлда урнашкан объектларны да, саклау өлкәсендә Татарстан галимнәре алып барган күпъеллык тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, бу юнәлештә күпсанлы халыкара оешмалар белән булган хезмәттәшлек турында мәгълүмат җиткерелде. “ЮНЕСКОның “Ефәе юлы” проектын гамәлгә куюга җәлеп ителгән халыкара фәнни үзәкләр , һичшиксез, әлеге башлангыч белән чыккан Рәсәй һәм Татарстан номинациясенә хезмәшлек күрсәтүдә зур кызыксыну белдерәләр. Проектта Рәсәй катнашыннан башка Бөек Ефәк юлының авропа өлешенә эзлекле чыга алу мөмкин түгел, -диде Рафаэль Вәлиев. – Үз чиратында, Рәсәй һәм Татарстан шулай ук бу проект кысаларында чит ил партнёрларыннан башка эш итә алмыйлар. Бүгенге көндә нәкъ менә шушы юнәлештә көчләрне берләштерү буенча эш бара. Төрле профиль утырышларда, киңәшмәләрдә һәм форумнарда катнашып кына калмыйча, без үзебез дә югары дәрәҗәге очрашулар уздырабыз. Мәсәлән, КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” Ресурс үзәге чакыруы буенча июль аенда ИКОМОС Халыкара үзәгенең Сиандагы Ефәк юлы коридорларын формалаштыру буенча баш фәнни институты профессоры Го Джан Казанга килде. Очрашу барышында Джан әфәнде Татарстан магистральнең рәсәй коридорларын оештыруда төп нигез булып тора алыр иде, дип белдерде. Шулай ук сүз төньяк Ефәк юлының концепцииясен барлыкка китерүнең уртак эш булуы һәм аны ахырда ЮНЕСКОда раслату турында да барды. Шулай ук башкарылган эшләрнең мөһим нәтиҗәсе булып, КФУ ның ,ассоциацияле әгъза буларак, Урта Азия тикшеренүләренең халыкара институты составына керүе һәм ,“Ефәк юлы” проектының “Дала юлы” дигән атама алган бөек континенталь магистраль узачак өлешенең кураторы буларак, эшче төркем составына да кабул ителүе тора.” КДУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” Ресурс үзәге хезмәткәрләренең эшчәнлек нәтиҗәләре Минтимер Шәймиев тарафыннан югары бәяләнде.
Моннан тыш, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов киңәшмә кысаларында югарыуку йорты галимнәрең, төзелгән “юл картасына” бәрабәр, проектны тормышка ашыруга керешер өчен әзер булуларын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, бу максаттан чыгып, хәзергесе көндә КФУда барлык кирәкле үзәкләр оештырылган һәм ресурслар бар. “Проектның “Юл картасында”инде төп мәсьәләләр аныкланган һәм фәнни программаның контурлары сызылган, аны гамәлгә куюда, һичшиксез, КФУ һәм ТРсы Фәннәр академиясе. Рәсәй Федерациясендә лидерлар булып тора. КФУның “Бөтендөнья мәдәни мирасы” Ресурс үзәге бүген рәсәй коридорларын серияле транснациональ номинациягә кертеп җибәрү юнәлешендә планлы рәвештә популярлаштуру буенча күпкырлы эшчәнлек алып бара, нәкъ менә шушыны күздә тотып Үзәк хезмәткәрләре Кызылорда, Абаканда, Самарканда, Харбинда и Шымкентта булып узган конференцияләрдә һәм киңәшмәләрдә катнашып чыгышлар ясадылар, - дип аңлатма кертте Рамил Хәйретдинов. Һәм фикерен дәва итеп:“Ефәк юлы” проекты Милли комитетының турыдан-туры эшчәнлегенә килгәндә, мондый оешманың төзелүе төрле халыкара грантлар программаларында катнашырга ярдәм итә һәм киләчәктә ул Татарстан галимнәре башлангычын нәтиҗәле төстә тормышка ашыруга нык булышлык күрсәтәчәк. Моннан тыш, без ЮНЕСКО эшләре буенча Рәсәй комиссиясе каршында номинацияне фәнни яктан тәэмин итү өчен махсус комитет оештыру тәкъдиме белән чыктык. “Бөтендөнья мәдәни мирасы” Ресурс үзәге хезмәткәрләре аның составына керә алырлар иде. Шулай ук якын арада КФУ җирлегендә ЮНЕСКО кафедрасын оештыру юлында документлар туплауны тәмамлыйбыз, аның кысаларында тарихи-мәдәни мирас объектларын, шул исәптән Ефәк юлы юлында урнашканнарын да кертеп, саклау өлкәсенә .караган укыту һәм фәнни программалар эшләү мәсьәләләре чишшәргә уйлыйбыз, һәм бу проектны хәл итүгә зур этәргеч тә булачак”, диде.
Сүз уңаеннан, тагын бер яңа хәбәр: тиздән – 27-28 октябрҗдә – Казанда, РФсенең мәдәният министры Владимир Мединский катнашында “Рәсәй дөньякүләм мәдәни һәм табигый мираста” исеме астында бөтенрәсәй киңәшмәсе булып үтәчәк. Бүген Минтимер Шәймиев бу күренекле чара эшендә югарыда телгә алынган оешмаларның эшчәнлеге турыда фикер алышуда якыннан катнашырга кирәклеген ассызыклады.
Тулаем алганда, “Ефәк юлы” кебек күпкырлы проекты тормышка ашырганда, шуны хәтердә тотарга кирәк: Рәсәй югары җитәкчелеге тарафыннан 2030 нчы елга ЮНЕСКО объектлары саны буенча иң күп булган дәүләтләр бишлегенә керү бурычы куелган. Хәзергә Рәсәй 9 нчы урында. Биредә бөек континенталь магистраленең рәсәй коридорлары илнең 40 тан артык төбәген берләштерә һәм үз эченә тарихи-мәдәни мирасның уннарча объектын ала. Серияле номинациядә катнашу бер үк вакытта аларны ЮНЕСКО исемлегенә кертергә мөмкинлек тудыра. Ә, димәк. КФУ галимнәренең бу юнәлештә күрсәткән максатчан эшчәнлекләре, һичшиксез, мактауга лаек.