Бүген Казан федераль университетында Берләшкән Милләтләр Оешмасының Виталий Чуркин исемендәге Казан моделе старт алды. Киләчәктә дипломатлар, төрле өлкәләрдә аналитиклар һәм белгечләр булачак студентлар халыкара хокук экспертлары белән очраштылар.
БМОның Казан моделе - дипломатия конференциясе ул, аның максаты - белгечләр хәзерләүнең сыйфатын арттыру, аларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларда дипломатия, аналитика һәм экспертлык эшчәнлеген алып бару өчен кадрлык потенциалын барлыкка китерү. Эшлекле уен барышында студентлар инглиз һәм рус телләрендә дипломатлар ролендә чыгыш ясаячаклар, төрле илләрне күрсәтәчәкләр һәм БМОның мөһим мәсьләләрен тикшерәчәкләр.
БМО Моделе кунакларын һәм катнашучылары каршы алу КФУ ректоры Илшат Гафуровның сәламләү сүзе белән башланды. Үзенең эшләп килү дәверендә университет берничә үзгәреш этабын кичерде. 1804 елдан 1917 нче елга кадәр Казан университеты һәм күләме, һәм эчтәлеге ягыннан эзлекле рәвештә үсә һәм киңәя. Аннан соң тарихка таркалу чоры булып кереп калган дәвер була.
“Ил өчен – бу, ихтимал, позитив хәрәкәтләрдер, чөнки тоткан юл берничә яңа кирәкле юнәлешләрдә бара. Университет өчен бу деструктив чор була. Аның мәйданчыгында эзлекле рәвештә яңа институтлар, университетлар оеша, 30 нчы еллар бигрәк тә тарихка кереп калалар, чөнки әлеге чорда кайбер юнәлешләр тулысы белән аерылып чыгыла. Юридик һәм химия факультетлары бөтенләй булмаган вакытлар булды, әмма алар яңадан барлыкка киләләр. Безнең республикада бер генә университет та мондый таркалу этапларын үтми. 2010 нчы елда, илебез президенты боерыгы буенча федераль университет оешкач, “барысын бер түбә астына җыю” вакыты җитте. 2010 нчы елдан алып бүгенге көнгә кадәр булган бу чор - Казан университетын оештыру этабы булды”, - дип билгеләде Илшат Гафуров.
БМО Моделе әле 1953 нче елда ук Гарвард университетында оеша. Казан Моделе үз эшен 64 ел үткәннән соң башлый. Шуңа да карамастан, теге яки бу нәрсәләләрнең асылына без соңлап төшенә барсак та, безнең өчен моның бер уңай ягы да бар, чөнки без башка илләрнең тәҗрибәләреннән файдалана алабыз, дип саный КФУ ректоры.
Чыгышының ахырында Илшат Гафуров, кунакларга, катнашучыларга һәм Модельне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, студентларга мөрәҗәгать итте һәм: “Сез кайда гына укымасагыз да, һәрвакыт үзегезгә кызыклы эш таба алачаксыз. Иң мөһиме сезнең инициативадан, теләк һәм куйган хезмәтегездән торачак”, диде ул.
Очрашуда үз эшләре өлкәләрендә югары биеклекләргә ирешкән һәм экспертлар булып киткән КФУны тәмамлаучылар катнашты. Шуларның берсе - Татарстан Республикасының дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Атлас кызы Ратникова. Мондый чаралар яшьләр өчен күркәм традициягә әверелеп бара. Күпкырлы дипломатия Рәсәйнең гуманитар юнәлештәге халыкара мөнәсәбәтләренең алга таба үсеше буенча төп башлангычларын тормышка ашыруда үзенең өлешен кертте. Римма Ратникова күрсәтүенчә, Татарстан Республикасында яшьләр белән эшләү дәүләт сәясәтенең өстенлеккә ия булган юнәлешләренең берсе булып тора. 2004 нче елдан республиканың Дәүләт Советы каршында, киңәшче һәм консультатив орган буларак, яшьләрнең иҗтимагый палатасы эшли, ә узган елның декабрендә республика җитәкчелеге яшьләр хөкүмәте оештыру турындагы башлангычны хуплады. Римма Атлас кызы катнашучыларга дискуссияләрендә активлык һәм фикер алышуларда уңышллар теләде һәм: “Ышанам, бүген ачылган БМО Моделе дипломатия һәм ораторлык сәнгатенең яхшы мәктәбенә әвереләчәк, катнашучыларга гомумдөньяви бик әһәмиятле халыкара оешмаларда Рәсәйнең үз урыны булы һәм аларда хезмәт куярга хәзерлекле яшь буынның үсеп чыгуы - бүген бик әһәмияткә ия”, - диде.
БМО Моделе - ул, барыннан да элек, катнашучыларның аналитик эшләре. Оешманың агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышу – конференциянең әһәмиятле өлешләреннән берсе. Анда Рәсәй Федерациясенең ҮСКы әгъзасы, РФнең гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Василий Николаевич Лихачев катнаша. Василий Николаевич сүзләре буенча, хәзерге мизгелгә кайсыбер мәсьәләләр бар, һәм бу начар нәрсә түгел. Алар адекват белгечләр резервы булуын таләп итәләр. КФУ шушы халыкара резервны барлыкка китерү белән шөгыльләнә. Василий Лихачев карашынча, бүген без Берләшкән Милләтләр Оешмасының Казан моделен тикшерә башлыйбыз, бу- дөрес юнәлештәге дөрес адым.
БМОның Казан моделе катнашучыларыныә карары нигезендә Виталий Чуркин истәлегенә багышлана. Василий Лихачев өчен ул искиткеч кеше була һәм бу бер-берсе белән дус булганлыклары өчен генә дә түгел. Виталий Чуркин Бельгия короле каршында Рәсәй Федерациясенең илчесе була һәм НАТОда Рәсәй мәнфәгатьләрен күзәтә. ”Безнең эш кисешә иде. Без кайчан гына аның белән очрашмасак, ул гел чәй яисә кофе эчә һәм утырышка йөгерә иде. Ул – Алла тарафыннан дипломат итеп яратылган, патриот, профессионал и прагматик кеше иде. Аның якты дөньядан китүе күпләрне хәзерге дипломат вазифаларын үтәүгә, нинди ысулларга һәм инструментарийларга ия булырга кирәклеген башкача карарга мәҗбүр итте. Виталий безнең белән булды һәм кала да. Аның энергиясе, йөрәк ялкыны һәм аргументлары бүген дә Рәсәй Федерациясе дип атала торган безнең бөек илебезнең мәнфәгатьләренә хезмәт итә. Безнең бүгенге дәүләтебезне яклаучылар рәтенә басарга хәзерләнегез”, дип сүзен тәмамлады Василий Николаевич.
Берләшкән Милләтләр Оешмасын Виталий Чуркин җир йөзендә яшәүче халыкларның үз бәла-казаларын китерә торган йорт дип саный. БМО эшчәнлегенең төп сүзе булып дипломатия торуына БМОга булышлык итү Рәсәй Ассоциациясе президиумы әгъзасы, ЮНЕСКОның Дөнья мәдәнияте институты ректоры, «Авропа-Азия» халыкара гуманитария академииясе президенты Энгель Ризак улы Таһировның шиге юк. Бу сүзгә борынгы греклар беренчел мәгънә итеп җитезлек һәм хәйләкәрлек төшенчәләрен салалар. Соңыннан һәр ил аны үзенең мәгънәсе белән тулыландыра, аңа зур әһәмият бирә башлый. Рус халкы өчен дипломатия – тапкырлык дип саналса, ә татарлар өчен – нәфис рәвештә әйтелгән мактау сүзе дип санала.
«Дипломатия – күпкырлы сүз. Сезнең өчен барлык чыгыш ясаучылар - дипломатлар. БМЮ Моделе – студентларга Кардинал Ришельенең тере үрнәге булган Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән аралашу өчен иң кулай мөмкинчелек бирә”, дип өстәде Энгель Ризак улы.
Әзербайҗаннан килгән махсус кунак, Азербайҗан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясенең тарих кафедрасы профессоры, Әзербайҗан Фәннәр Академиясе оешмалары – Әзербайдҗан «Симург» мәдәният ассоциациясе президенты Фуад Теюб оглы Мамедов барлык кунакларны һәм конференциядә катнашучыларны сәламләде һәм чакырулары өчен рәхмәтен белдерде. Фуад Мамедов өчен БМО темасы бик якын. Оешманың миссиясе дөньяны коткарып калуга кайтып кала. «Симург» ассоциациясенең эшчәнлеге югарымәдәнияле халыклар җәмгыятен төзү һәм аңа булышлык итүгә юнәлдерелгән. Мәдәният, аның фикеренчә, – борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр кешелек тормышын саклап калу һәм яхшырту турында кайгырту ул.
Әзербайдҗанның «Симург» мәдәният ассоциациясе президенты исеменнән Фуад Теюб оглы Илшат Рафкат улы Гафуровны, Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны һәм Василий Николаевич Лихачевны “Мәдәният илчесе” дигән мактаулы исем бирелү белән котлады.
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Виталий Чуркин исемендәге Казан моделен оештыручыларның берсе, БМОның Рәсәй Ассоциациясе вәкиле, КФУны тәмамлаган Фәридә Рифгат кызы Гафарова чыгыш ясады. Ул бүген күп студентларның актив тормыш алып баруларын билгеләп үтте. Дипломатлар – максатка омтылучы кешеләр, алар, ирешкәннәр белән генә канәгать булмыйча, барытик алга баралар. Фәридә Гафарова студентларга конференциядә яхшы дискуссияләр һәм ачык дебатлар, тормышларында булган көч-куәтне югалтмауларын һәм яңа биеклекләр яулауларын теләде.
Дипломатия конференциясен төп оештыручалары - КФУның юридик факультеты һәм Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты . Институт директоры Рамил Равил улы Хәйретдинов өчен БМОның Казан моделе КФУның барлык бүлекләрен берләштерүче бик тә әһәмиятле чара булып тора. Ул киләсе елдан БМОның Казан моделенә Рәсәйнең бүтән федераль университетларыннан да студентлар кушылырлар дип өметләнә. Рамил Равил улы барлык кунакларга һәм студентларга катнашулары өчен рәхмәтен белдерде һәм аларга нәтиҗәле эш теләде.
БМОның Казан моделе яшьләр өчен үзләренең иҗади һәм тикшеренү эшчәнлекләрен үстерүдә үзенчәлекле мәйданчык булып тора. 3 көн дәвамында төрле секцияләрдә студентлар дипломатлар белән берлектә актив эш алып барачак. 6 нчы декабрьдә конференция ябылу вакытында җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак, алар Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының Моделендә катнашу мөмкинлеге алачаклар һәм тагын да БМО эшчәнлегенә тирәнрәк чумачаклар.