КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләренең яңа башлангычы бүген, , 29 нчы ноябрьдә, Корея республикасы илчелегенең Рәсәй Федерациясендәге сәяси мәсьәләләр буенча министры Ха Та Ёк әфәнде белән очрашу кысаларында яңгыраш тапты.
Рәсәй территориясендә мондый олимпиада хәрәкәтен башлап җибәрүнең максатчанлыгы шик тудырмый, чөнки корея теле елдан-ел рәсәй студентлары арасында популярлаша бара һәм, әлбәттә, alma mater диварларында укыганда алар туплаган белем дәрәҗәсен бәяләү өчен бертөрле ярышу чарасы кирәк. Мондый мөмкинлек Корея республикасы илчелегенең Рәсәй Федерациясендәге сәяси мәсьәләләр буенча министры тарафыннан югары бәяләнде. Ха Та Ёк әфәнде әйтүенчә, бу гамәл корея телен тагын да киңрәк популярлаштыру, аны өйрәнүгә кызыксындыру тудыру өчен яхшы сәбәп булыр һәм, шулай ук, корея телен өйрәнүче рәсәй студентлары арасыннан киләчәктә академик максатчан программаларда катнашу өчен яхшыларын сайлап алу мөмкинлеген дә бирер иде.
Программалар белән үзара апмашу һәм КФУ белән Корея республикасы югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлек турында сүз алып барганда, шуны билгеләп үтәргә кирәк: бүген КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты Кореянең ун фәнни-укыту үзәге - Сеуль университеты, Синхан университеты, Кукмин университеты, Кимчхон университеты, Пусан милли университеты, Пусан чит телләр университеты, Сангмен университеты, Шинхан университеты, Чосон университеты һәм Ханьянга университеты - белән үзара бәйләнештә тора. Әмма бу әле чик түгел. Бүгенге очрашу кысаларында Корея республикасының Рәсәйдәге илчелек вәкилләре КФУ белән иптәшләрчә мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынучы һәм Казан университетының күпсанлы студентларын кабул итәргә әзер булган тагын ике дистә корея югары уку йорты белән хезмәттәшлекне җайга салу мөмкин булуын әйттеләр.
Академик максатчан программаларны эшләтеп җибәрү хезмәттәшлекнең әле беренче адымы гына булып тора, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтын үз чиратында көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча бакалавриат һәм магистратура кысаларында уртак уку-укыту программалары эшләү, шул исәптән күпсанлы корея студентларын үзенә җәлеп итү кызыксындыра.
КФУ белән Корея республикасының төрле үзәкләре арасындагы хезмәттәшлек махсус тикшеренүләр үткәрү һәм мәдәни элемтәләрне үстерү кысаларында бара. Мәсәлән, Korean Foundation булышлыгы белән әле 2007 нче елда ук Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты җирлегендә Кореяне өйрәнү үзәге ачыла. 2016 нчы елда КФУ профессоры Ко Ен Чоль кул астында һәм тагын КФУ ның 10 тикшеренүчесе белән берлектә Кореяне тикшереп өйрәнү буенча уртак проект башланды. Тикшеренүләрнең темалары мәдәни өлкәләргә генә генә карамый, ә бәлки Көньяк Кореянең тарихын, икътисадын, җәмгыять һәм халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнү өлкәләренә дә кагыла. Проект Кореянең Кореяне өйрәнү академиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Профессор Ко Ен Чоль соңгы ун елда “чакырылган профессор программасы” кысаларында Korean Foundation булышлыгы белән эш алып бара. 2017 елдан тагын бер программа үзенә юл алды, ХМТһК чакыруы буенча корея телен укыту өчен бер стажер-корея теле белгече эшли башлады.
Моннан тыш, бүген КФУда Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты җирлегендә Король Седжон исемендәге корея теле мәктәбен ачуга хәзерлек бара, 2018 елның язында ул үзенең эшен башлап җибәрер дип көтелә. КФУда Король Седжон исемендәге мәктәп ачылу, Ха Та Ёк әфәнде билгеләп үткәнчә, югары уку йорты студентлары белән турыдан-туры эшләү һәм алардагы корея теленә һәм мәдәниятенә карата булган кызыксынучанлыкны канәгатьләндерә алу мөмкинлеген бирә.
Югарыда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, КФУда фәнни-укыту һәм мәдәни үзәкләр белән хезмәттәшлек итү төрле юнәлешләрдә бара. Һәм дә корея теле буенча бөтенрәсәй олимпиадасы уздыру кебек гел яңа башлангычлар туып тора.