Семинар кысаларында ИЮМ ФТУның Көнчыгыш мәктәбе хезмәткәрләре коллективы тарафыннан мәктәп укучылары өчен язылган яңа буын уку-методик әсбаплар тәкъдим ителде.
КФУның алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы укытучылары өчен семинарны яңа буын дәреслекләр авторы, ИЮМ ФТУ доценты Александра Сизова үткәрде. Билгеле булганча, тышкы сәяси шартларга мөнәсәбәрле рәвештә бүгенгесе көндә көнчыгышны өйрәнү белеме чиктән тыш мөһим санала һәм аңа ихтыяҗ гаять зур. Рәсәйгә көнчыгыш телләре буенча мәктәпкәчәдән алып югары баскычка кадәрле эзлекле укыту системасы, шулай ук өстәмә белем бирү кирәк. Аерым алганда, сүз, аңлашылганча, көнчыгыш телләре турында бара, ә кытай теле алар арасында алдынгы урын алып тора. Ләкин, бүгенгесе көнгә бу өлкәдә алга китеш күзәтелсә дә, кытай теленнән ТДИ һәм БДИ үткәреп карау нәтиҗәләре әле бу юлда хәл ителәсе мәсьәләләрнең җитәрлек булуы турында сөйли.
Моңа кадәр без Рәсәйдә урта мәктәп өчен кытай теленнән федераль дәүләт укыту стандартаның әлегә юклыгы һәм бүгенгесе көндә аны булдыру өстендә илебездә актив эш барылуы, анда КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләренең катнашулары турында язган идек. Шул ук вакытта без мәктәп баскычы өчен кытай теленнән яңа буын дәреслекләр язылуы турында да әйтеп киткән идек. Бүгенгә кытай телен укыту өлкәсендә рәсәйнең әйдәп баручы белгечләре тарафыннан кытай телен икенче чит тел һәм беренче чит тел буларак өйрәнер өчен тиешле уку дәреслекләре язылган. Беренче икесе өстендә ике аерым коллектив – РДГУнан һәм «Просвещение» нәшриятыннан халыкара авторлар коллективы һәм «Народное образование» кытай нәшрияты эшләде. Үз чиратында, кытай теленнән беренче чит тел буларак башлангыч мәктәп өчен дәреслек МДХМИ коллективы хезмәткәрләре тарафыннан төзелде. Кытай телен икенче чит тел буларак яңа буын укыту дәреслекләре РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы грифы астында бастырылуны көтеп яталар, ә кытай теленнән беренче чит тел буларак дәреслек эшләнеп бетү дәрәҗәсендә.
Бу юлы сүз махсус семинар кысаларында ИЮМ ФТУ коллективы хезмәткәрләре тарафыннан төзелгән дәреслекләр турында барды.
“Әйтергә кирәк, ИЮМ ФТУ дәреслекләре белән безнең бу әле беренче танышуыбыз иде. РДГУ коллективы дәреслекләрен без инде җентекләп өйрәнгән кешеләр, чөнки аның авторлары КФУда бер генә тапкыр булмадылар һәм без бу басмалар хәзерләнгәндә барлык кертелгән үзгәрешләрне күзәтеп бардык. Ә менә ИЮМ ФТУ дәреслекләрен кулыбызга беренче алуыбыз,- диде КФУның алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы мөдире Әлфия Аликберова. – Яңа дәреслекләр белән безгә җентекле танышып чыгу кирәк, чөнки мәктәп балаларын олимпиадаларга катнашу өчен хәзерлек җыеннары кысаларында тәкъдим ителәчәк биремнәрдә без дәреслекләргә кертелгән яңалыкларга таянырга тиешбез”
"Просвещение" һәм "Народное образование» нәшриятларының “Кытай телен өйрәнергә вакыт!” сериясендә 5-11 нче сыйныфлар өчен бастырылган дәреслекләре үзенчәлекле проект булып тора. "Просвещение" нәшрияты кытай сөйләм теленә өйрәтүдә уку текстларын сайлап алу юлы белән барса, "Народное образование" нәшрияты, балаларның яшь үзенчәлекләренә артык игътибар бирмичә, өлкән сыйныфлар өчен дәреслекләр бастыра.
Яңа укыту методикасына нигезләнгән дәреслекләр берничә ил белгечләренең уртак эш нәтиҗәсе булып тора, биредә рәсәй ягы төп рольне уйный. Рәсәй коллективы тарафыннан тәрҗемә, кытай һәм рус телләрендә тәкъдим ителгән дәреслекләрдәге, эшче дәфтәрләрдәге, укытучылар өчен китаплардагы компонентларга күпкырлы эчтәлекле хәйран зур өстәмәләр кертелә. Үзгәрешләр шулай ук дәреслекләрнең сәнгати бизәлешенә, Кытай һәм Рәсәй тарихларына кагылышлы мәгълүматлар бирелүгә дә карый.
Моннан тыш, рәсәй белгечләре тарафыннан нульдән башлап барлык сыйныфлар өчен иероглиф матур язу үрнәкләре, эш программалары, методик тәкъдимнәр, календарь-тематик планнар, кереш курслар, сүзлекләр, күпсандагы кушымталар һ.б., кытай кешесе катнашында яздырылган аудиокурслар эшләнә. Дәреслекләр федераль укыту стандартларына туры киләләр, фәнни җәмәгатьчелек, педагоглар ягыннан уңай бәяләмә алалар.
“Шунысын билгеләп үтү кирәктер, бу сериядәге уку-укыту әсбапларында басым табигый кытай сөйләменә ясала, дәреслекләрдә гаддән катлаулыга салмак күчү һәрчак күзәтелми, нигез итеп коммуникатив параметр алына. Семинар тагын шул ягы белән безгә кызыклы булды, Александра Сизова балаларга кытай теле өйрәтү методикасына зур игътибар бирде, үзе эшли торган мәскәүнең 548 нче “Царицыно» мәктәбендәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты”, - дип, Әлфия Аликберова сүзен йомгаклады.