30 мартта Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләре буенча 10-11 сыйныф укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.
Олимпиада язма һәм сөйләм этаплардан, региональ һәм йомгаклау турларыннан торды. Комиссия экспертлары Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының галим-филологлары булды. Язма этапта укучылар тәкъдим ителгән өч афоризмның берсен сайлап, рус телендә кимендә 200-250 сүздән торган эссе язды. Ә сөйләм этабында исә алар 16 юлдан күп булмаган шигъри әсәр һәм аның рус теленә тәрҗемәсен яттан укыды, үзләренең туган ягы һәм мәдәнияте турында рус телендә вакыт буенча биш минуттан артык булмаган презентация тәкъдим итте. Шунысы да мөһим: һәр катнашучы милли костюмнан киенеп килгән иде.
Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Юсупова сүзләренә караганда, әлеге олимпиада 2016 елда беренче тапкыр Мәскәүдә узган: “Шуннан соң без аның мәктәп укучыларына аеруча кызык булганын аңлап алдык. Быел ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының финанслары ярдәмендә үтә. Командалар Россиянең төрле регионарыннан килде. Мисал өчен, Башкортстан, Удмуртия, Кырым, Калмыкия, Коми, Чувашия, һ.б. Ерак араларны якын итеп килгән һәр катнашучыга, укытучыга һәм ата-аналарга рәхмәт әйтәбез!” – дип белдерде ул.
Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов: “Сезне үзебездә күрүебезгә бик шатбыз. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров исеменнән барчагызга да сәлам җиткерәм. Чыннан да, Россия үзенең халыклары белән дан тота. Һәр халык кабатланмас һәм уникаль, һәр тел һәм һәр мәдәният үзенчәлекле һәм матур. Әлбәттә, туган телләр алга таба үсәргә тиеш. Мондый чаралар туган телләр үсешендә зур йогынты ясар дип өметләнәм. Әлеге эшебезне алдагы елда да дәвам итәрбез дип уйлыйм. Ул бөтенләй башка форматта, башка масштабта үтәчәк”, – диде ул.
Директор катнашучыларны Казан федераль университетына чакырып калды: “Сезнең бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруыгызны, үзегез теләгән югары уку йортына керә алуыгызны телим. Үз чиратымда, мин сезне КФУга укырга керергә чакырам, ул Россия вузлары арасында, барлык күрсәткечләр буенча диярлек, беренче унлыкка керә. Мондагы мөмкинлек һәм шартларны күргәнсездер дип уйлыйм. Без сезне ихлас күңелдән укырга кабул итәргә әзер. Сезне башка ел фасылларында да Казанны карарга чакырам,” – дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова фикеренчә, мондый олимпиадаларның үткәрелүе матур бер традициягә әйләнеп бара: “Бу олимпиада икенче тапкыр үткәрелсә дә, әле киләчәккә зур планнар билгели, зур өметләр баглый. Сез монда сәләтле галимнәр эшләгәнен күрдегез, алар белән эш барышында таныштыгыз, ә ябылыш тантанасында укучыларның шигырь сөйләгәннәрен, җырлаганнарын карадыгыз. Икенче елда олимпиада үткәрелгәндә дә безнең географиябез тагын да киңәйсен дигән теләктә калам. Без сезнең барлык эш-гамәлләрегезне күреп сөенәбез. Сезгә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!” – диде ул.
Олимпиаданың максаты – РФнең дәүләт телләрен, рус телен саклау һәм үстерү, этномилли тәңгәллекнең сакланып калу шартында төрле мәдәнияте, гореф-гадәте һәм дине булган халыкларның берләшүе. Олимпиаданың төп бурычлары: укучыларның РФ республикаларындагы дәүләт телләренә һәм РФнең дәүләт теле булган рус теленә кызыксынуларын арттыру, аларның акыл мөмкинлекләрен, дөньяга карашларын, иҗади фикерләүләрен ачыклау һәм үстерү, мәдәниятара багланышлар өлкәсендә белемнәрне формалаштыру өчен шартлар тудыру, күптеллелек шартларында сөйләм мәдәниятен үстерү.
Зилә Мөбәрәкшина, 3 курс