Алтаистика һәм кытайны өйрәнү кафедрасы профессоры Дмитрий Мартынов тарафыннан хәзерләнгән беренче ачык лекция иероглифларга багышланган иде. Сүз башлангыч кытай язу системасы иероглифика, аның, Корея, Япония һәм Вьетнам тарафыннан үзләштерелгәч, нинди үзгәрешләргә дучар булуы турында барды.
“Кытайда, Кореядә, Вьетнамда һәм Япониядә иероглифлар: “кеше язу рәвеше буенча беленсә, явызны нечкә сызык фаш итә” лекциясенең авторы Дмитрий Мартынов, аудитория белән аралашып, үз алдына ике максат куйды: Көнчыгыш илләрендә иероглификаның барлыкка килүен тарихи эзлеклелектә карау һәм бу өлкәдә урнашып килгән кайбер тотрыклы мифларны юкка чыгару.
Мәсәлән, бүгенгесе көндә популяр әдәбиятта еш кына кытай язуы кешелекнең якты киләчәге дигән караш алга сөрелә. Бу тараф авторлары иероглифлар барлык телләрдә дә бер үк мәгънәне саклыйлар, ә машиналар аларны җиңел генә кодка салалар дип, төрле дәрәҗәдә аралашу өчен бу суперсистема үзе түгелме соң инде дигән сорауны куялар. Әмма чынбарлыкта эш бөтенләй башкача тора: хәтта Корея, Вьетнам һәм Япония кебек илләрнең “күрше” мәдәниятләренә үтеп кереп, кытай иероглифлары бик җитди үзгәреш кичерәләр.
Иң элек шуны аңларга кирәк, XX йөз башына кадәр бу телгә алынган илләрдә иероглифлар кытай әдәби теле укымышлы кешеләр, төбәк элитасы өчен рәсми милләтара аралашу теле булып санала. Шуның өстенә, кореялеләр, японнар һәм вьетнамлылар тарафыннан иероглиф системасы бик үк ирекле төстә кабул ителми, аларның, якын тирәсендә бүтән югары үсештәге цивилизация булмаганга, альтернатив сайлап алу мөмкинлекләре дә булмый. Кытай иероглификасы үзенең бар гүзәллеге белән бары тик үзенчәлекле кытай теле өчен ярашлы, шуңа да, чит мохиткә эләккәч, ул җитди үзгәрешләр кичерергә дучар була. Лекторийга килүчеләр башта нәкъ менә электән килгән кытай иероглификасы тарихы, аның үсеш баскычлары белән таныштылар, иероглифлар дөньясының гүзәллегенә төшенделәр.
Иероглифларның Көнчыгыш дөньясы буйлап сәяхәте Кореядән башлана, барысыннан да элек, артык акыл күрсәтмичә, тулысынча аны нәкъ менә кореялеләр үзләштерә. Соңыннан, XV гасырда, кореялеләр үз алфавитларын булдыралар һәм аны иероглифлар белән аралаш та, чиста килеш тә кулланалар. XX нче йөздә кореялеләр иероглифларны кулланудан нигездә баш тарталар, әмма шул ук вакытта яңа буыннар аны өйрәнүләрен дәвам итәләр. Кореянең төньягы һәм көньягында 12 елга исәпләнгән мәктәп уку программалары кысаларында иероглифлар сан ягыннан искиткеч аерыла – көньякта иероглифлар саны якынча 1600 булса, төньякта ул ике тапкыр күбрәк - 3000 иероглиф. Бу барыннан да элек, көньякта өстенлек инглиз телен өйрәнүгә бирелү һәм аның барлык уку программаларына мәҗбүри кертелүенә бәйле. Төньяк Корея җәмгыяте консервативлырак, әмма эш монда гына да түгел. Шуны исәптә тоту кирәк, корея теле сүзлек фондының гаять зур өлеше чыгышы белән кытайныкы – процентлар белән төрлечә бәяләгәндә, бу күрсәткеч 70% ка җитә. Шул ук вакытта корея телендә киң омонимлык таралган, хәтта төрле мәгънәдәге сүзләр бер үк яңгырашта һәм язмада бер үк төрле чагылышта булырга мөмкин. Бу очракта матур әдәбиятта, мәсәлән, филологиягә караган фәнни әдәбиятта аңлашылсын өчен җәяләр эчендә иероглифлар рәвешендә кабатлап күрсәтергә туры килә. Моннан тыш, корея фамилияләре иероглиф белән теркәлә, биредә нәсел культын исәпкә алу мөһим. Моннан тыш, ике Кореядә дә иероглифика мәдәни-консерватив һәм өлешчә дини үзенчәлеккә ия, ул шулай ук югары мәдәният элементы да булып тора. Хәзерге көнгә кадәр, барлык техник уңышларга карамастан, корея җәмгыяте, төньяктагысы яисә көньяктагысы булмасын, гуманитар юнәлешкә юл тоткан, шуңа да биредә гуманитар белем өстенлекле санала. Дмитрий Мартынов һәм лекторийгә килүчеләр билгеләвенчә, Кытайның үзендә Кореягә карата бүген кызык вазгыять урнашкан - Кореянең меңәр еллар дәвамында кытай мәдәниятен үзенә күчермә төстә үзләштерә баруына карамастан, хәзер кытай җәмәгатьчелегенең киң катламы аңында Көньяк Корея югары мәдәниятле үрнәк ил буларак кабул ителә.
Әгәр иероглификаның Япониягә үтеп керүенә килсәк, биредә хәл катлаулырак – японнар иероглифларны турыдан-туры Кытайдан түгел, ә Корея аша үзләштерәләр. Японнарда иероглифика системасына ихтыяҗ борынгы чорда бу дәүләттә поэзиянең гаять югары дәрәҗәдә торуы белән аңлатыла. Поэтик турнирлар, шул исәптән император сараенда да, даими үткәреләләр, ә иҗат җимешләрен буыннан-буынга тел аша гына тапшыра бару бик кыен була. Шуңа да японнар кытай иероглифларын үзләштерәләр, әмма аларны үз теллерендәге авазларны теркәү өчен хәрефләр төсендә куллана башлыйлар. Әйтергә кирәк, абсолют кыенлык барлыкка килә, шуңа да соңыннан нәтиҗәдә бу авазларны теркәү системасыннан япон алфавиты туа, дөресрәге ике - «хирагана» һәм «катакана» әлифбалары барлыкка килә.
Шунысы кызык, башлангычында япон әлифбасы хатын-кызлар өчен язу системасы булып тора, Япониядә ул чакта параллель рәвештә ике дөнья - патриархат һәм матриархат үсеш ала, ике төрле телдә ике мәдәният – кытай телендә ирләр сарай-хәрби мәдәните һәм япон телендә хатын-кызлар лирик-психологик мәдәнияте – була. Соңыннан мондый хәл япон язуына әверелә, сүзләрнең тамырлары иероглифлар белән языла, ә грамматик күрсәткечләр һәм алынма сүзләр япон алфавиты белән белдерелә. Ләкин зур катлаулылыкка әйләнә баручы мөһим үзенчәлек килеп туа – иероглифларның күпчелеге япон телендә ике мәгънәви эш башкара, ике төрле укылалар – электән килгән кытайча һәм японча. Шуның өстенә, бары тик кытайча мәгънәгә яисә бары тик японча мәгънәгә генә ия булган иероглифлар бар. Соңгылары японнарның үзләре тарафыннан уйлап чыгарылган һәм аларның кытай телендә бердәйләре юк.
Вакытлар узу белән бу система бөтенләй диярлек артык катлаулыга әйләнә, нигезендә кытай теле ятканга, аны әллә кайсы якка борсаң да, җитди төстә җиңеләйтү мөмкин түгел. Мондый хәлдән чыгу юлын беренче мәртәбә XIX йөзнең икенче яртысы япон дәүләт эшлеклесе, мәгърифәтчесе, традицион япон укыту системасын көнбатышныкына үзгәртергә кирәклеген алга сөргән Мори Аринори күрсәтергә омтыла, ул хәзерге көн корабленнән иероглифларны алып ташларга һәм инглиз теленә күчәргә чакыра, нәтиҗәдә моның бәясен тормышы белән түли. Әмма бу өлкәдә көрәш баруы инде күзгә күренерлек була, Мори Аринорига теләктәшлек белдерүчеләр дә табыла. Бу тарихка йомгакны АКШ тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Японияне басып алу куя. Мәктәптә өйрәнергә тиеш булган норматив иероглифлар исемлеген төзергә дигән компромисс карар кабул ителә. Тора-бара бу исемлек берничә мәртәбә үсү ягына яңадан карала. Әгәр башлангыч вакытында ул үз эченә 1350 иероглифны алган булса, бүген инде 2136 иероглифтан тора, шуларның 1200 гә якыны мәктәптә өйрәнелә.
Японнар өчен иероглифлар бик тә мөһим – исем-фамилияләр, шәһәр һәм префектуралар атамалары бары тик иероглифлар белән белдереләләр, нәтиҗәдә, аларны укый һәм аңлый белергә кирәк. Японнар иероглифлардан баш тартырга җыенмыйлар, алар үзләренең уникаль язулары белән горурланалар, әмма үсеш юнәлеше шундый, иероглифлар бүген Япониядә бары тик югары мәдәнияттә генә кулланылалар, популяр мәдәнияттә алар юк диярлек.
Иероглифларның Вьетнамдагы язмышына килгәндә, монда әле барысы да буталчыграк. Вьетнам Кытай хакимлеге астында булганда, ә бу чор 1000 елны узып китә, вьетнамлылар рәсми төстә кытай теленә күчәләр, ләкин вьетнамча бу тел “акыл ияләре, конфуцианчылар теле” дип аталып йөртелә. Акрынлап вьетнамлылар иероглифларны үзгәртә башлыйлар. Өлешчә барган хәлләр Япониядәгене хәтерләтә – алар иероглифларны чиста кытайча мәгънәсендә куллана алалар һәм кытайча укып, әмма алар ярдәмендә электән килгән вьетнам сүзләрен яза алалар һәм бу вакытта алар, вьетнам теле кытай теленең көньяк диалектына якын булганга, аваздашлык принцибын кулланалар. Соңгыннан алар өстәмә итеп үзләренең вьетнам иероглифлар барлыкка китерә башлыйлар, бу исә гаять катлаулы язу системасын тудыра. Әмма аны куллану инде туктатыла, Вьетнам Франция колониясе булып торганда, французлар норматив дәрәҗәдә вьетнам телен куллануны латиницага күчерәләр, моны исә әле XVII йөздә үк вьетнамлылар өчен ауропа мессионерлары уйлап чыгарган була. Вьетнамлылар каршылык күрсәтми, чөнки бу форматта телне куллануның уңайлыгына алар тиз төшенәләр һәм иероглификадан бөтенләйгә ваз кичәләр.
Шулай итеп, бүгенгесе көндә киң массаларда иероглификага терәк булып бер Кытай гына кала, ул аны, үзенең уникаль супермәдәниятеннән баш тартуга юл куя алмаганга, максатчан кулланырга мәҗбүр. Һәм моның сәбәпләре дә бар. ЮНЕСКОның махсус тикшеренүе күрсәткәнчә, традицион борынгы кытай телендә язылган әдәбият күләмен бүгенгә кадәр хәтта инглиз телендәге әдәбият күләменең дә узып китә алганы юк әле, югыйсә дөньядагы 40 ил инглизчә яза. Күпсанлы акыл ияләренең гасырлар дәвамында барлыкка китергән хезмәт җимешләре артык кыйммәткә ия һәм бу хакта онытырга һич ярамый.
“Бүген без үз күзебез белән безнең лекторийга нинди ихтыяҗ булуын күрдек. Беренче лекциягә йөзләп кеше килде, бу көтелмәгән һәм , һичшиксез, безне куандырган хәл булды, - диде Дмитрий Мартынов.- Кешеләр болай гына урамнан керделәр: кемдер ММЧларыннан алхәбәр укып белгән, икенчеләре лекторий турында радио аша ишетеп килгән, кызыксыну бик көчле иде. Әлеге тематиак без уйлаганнан да ихтыяҗлы булып чыкты һәм тагын шунысы куанычлы, без үзебезнең уй-фикерләребезне, тикшеренүләребездә алган нәтиҗәләребез һәм шәхси тәҗрибә аркасында тупланган тәкъдимнәребезне киң аудиториягә җиткерә алабыз”
Чираттагы лекция бу шимбәдә, 12 нче мартта, булачак һәм ул “Япониянең традицион символлары: төсләр, цифрлар, чәчәкләр, хайваннар. Япон сынамышлары” дигән темага багышлана. Көндезге сәгать 2 дә , Пушкин ур, 1/55 нче йорт, 406 нчы ауд. башлана. Бу лекцияне КФУга чакырылган профессор Такахаси Миюки укый, лекция инглиз телендә бара. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле, бинага узу өчен үзең белән паспорт булу кирәк.
Лекцияләрнең афишада күрсәтелгән вакыты һәм урыны үзгәрергә мөмкин. Лекторий һәм лекцияләрне уздыру вакыты, урыны хакында тулырак мәгълүматны 89963363119 телефонына шалтыратып белешергә була.