Җыентыкның нигезендә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты доценты Җәүдәт Миңнуллинның күпьеллык хезмәте ята. Фәнни басманың фәнни мөхәррирләре - КФУның ХМТһКӨИ директоры Рамил Хәйретдинов һәм КФУның ХМТһКӨИ директорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Раил Фәхретдинов. «Заман» нәшриятендә басылып чыккан беренче китап бүген, 10 апрельдә, «Татар-информ» МАда узган матбугат конференциясендә тәкъдим ителде.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты галимнәре һәм республика Дәүләт архивы белгечләреннән торган ТР архив эше буенча дәүләт комитетының экспертлык төркеме 1917 елның мартыннан алып декабренә кадәрге вакытны эченә алган татар иҗтимагый-сәяси хәрәкәтенә багышланган йөзләгән мәгълүмат җыйды һәм рецензияләде. Китап 500 данә тираж белән басылып чыкты. Алар Татарстанның югары уку йортлары каршындагы фәнни китапханәләргә һәм башка фәнни-белем бирү үзәкләргә таратылачак.
Галимнәр коллективының ТАССР төзелү барышына багышланган өчтомлык өстендә киңпланлы эш алып баруларының бу әле бары тик беренче баскычы гына. Элек без өчтомлыкның концепциясе татар халкының милли үзбилгеләнүенә караган барлык этапларны чагылдырачагы турында язган идек. Басылып чыккан беренче том Эчке Рәсәй һәм Себер мөселман төрки-татарларының милли-мәдәни мохтәрияте идеясе барлыкка килүенә караган документларны анализлауга багышланган, икенчесе – «Идел-Урал» штатын төзү концепциясенә, ә өченчесе – Татар-Башкорт ССРы, асылда Татарстан АССРы төзү башлангычына багышланачак.
Матбугат конференциясе вакытында Татарстан республикасы архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, басылып чыккан җыентыкта тәкъдим ителгән документларның зур өлеше 1920 елга кадәр барлыкка килгән.
«Безнең алда зур эшләр тора. Без аны инде алып барабыз, рәсәй федераль архивларында халкыбыз, җиребез тарихының кызыклы битләрен ачып бирүгә караган документларны өйрәнәбез. Без республикабыз архивларында саклана торган документаль мирасны өйрәнүгә булган игътибарны тагын да арттырдык», - диде Ирада Әюпова.
Үз чиратында, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов катнашучыларны датаның үзенә һәм аның асылына игътибар бирергә чакырды, чөнки сүз республиканың йөзъеллыгы турында бара бит.
«Чынлыкта 1920 елдан бирле республика тарафыннан гаять зур ара һәм этаплар үтелгән. 1917 – 1920 еллардагы вакыйгаларның әһәмиятен, татар халкының, безнең милләтебезнең, Идел буе һәм Рәсәй халыкларының язмышларын күрсәтү бик мөһим иде. Бүгенге көн күзлегеннән чыгып әлеге документларга аңлатма бирү, аларны анализлау бик мөһим эш булды. Совет чорында да мондый җыентыклар бастырылдылар, әмма еш кына алар катгый цензура аша үттеләр. Күп кенә документлар фәнни әйләнештән читтә калды. Хәзер әйбәт замана килде, без иҗтимагый тормыш һәм сәясәт өлкәсендә барган әлеге катлаулы күренешләрне барлык яклары белән, фәнни аңлатмалар биреп, лаеклы рәвештә чагылдыра алабыз, - дип сөйләде җыентыкның кыйммәте турында Рамил Хәйретдинов.- Бу җыентык —сезне алдагы басмаларда көтелә торган эшнең һәм яңа ачышларның әле бер өлеше генә. Без, схематик рәвештән, идеологик стереотиплардан котылган хәлдә, нәкъ менә тәгаен документларда, язмышларда милли бердәйлекнең барлыкка килүдәге катлаулы этапларын, кешеләрнең җәмгыятькә, үз кыйммәтләргә карата булган мөнәсәбәтләрен күз алдына китертә алабыз. Республиканың барлыкка килүендә һәм якты, һәм фаҗигале яклар бар. Без катгый аңлатмалар бирүдән качмаска тырыштык. Чыганаклар үзләре турында үзләре сөйлиләр. Шундый сыйфатлы басмалар аркасында тарихчылар тарафыннан материаллар бирү ысулы гына түгел, ә бәлки республика тарихы битләре белән кызыксынучы бар кешенең мөнәсәбәте сизелерлек үзгәрәчәк».
Эшче төркемнең икенче бер катнашучысы, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры урынбасары Раил Фәхретдинов сүзләренә караганда, әлеге басма, сыйфатлы, җентекле һәм шул чор татар җәмгыяте идеологиясеннән чистартылган булуы белән бергә, ТАССР төзелү тарихын, документаль нигезләгәнгә күрә, цензурасыз, объектив чагылдыра. Басмага кертелгән барлык документлар да транскрипцияләнгән. Бүгенге укучыга аңлашылмаган архаик сүзләргә искәрмәләр бирелә.
Әйтергә кирәк, моннан тыш, академик фәнни хезмәт коллективы авторлары бүләк итү өчен «Татарстан АССР: төзелү тарихы» исемле иллюстрацияләргә бай булган фәнни-популяр басма әзерләде. Мең данә тираж белән басылган әлеге китап киләчәктә китап һәм сувенир кибетләре киштәләрендә пәйда булачак. Фәнни җыентыктан аермалы буларак, популяр басма 1917 - 1920 елларда Татарстан АССР оешкан бөтен чорны колачлый. Китап берьюлы өч телдә - рус, татар һәм инглиз телләрендә - нәшер ителгән.
Сүз ахырында шуны әйтергә кирәк: басмаларга аннотацияләр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты укытучылары һәм студентлары көче белән дөньяның 25 телендә язылачак.