Мондый планнар турында 18 нче гыйнварда Япон фондының мәскәү бүлекчәсе директоры Такахаси Масаказу әфәнденең Казан университетына булган визиты вакытында фикер алышынды.
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән бу башлангычны очрашу вакытында тышкы элемтәләр проректоры Линар Латыйпов җиткерде. Такахаси Масаказу әфәнде әлеге идеягә хәерхаһлы карады һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү инститтуты каршында мондый үзәкне ачуда булышлык итәргә вәгъдә бирде. Һәм бу очраклы түгел. Билгеле булганча, институт хезмәткәрләренең мондый үзәкләр эшчәнлеген оештыруда зур тәҗрибәсе бар. Инде берничә ел рәттән КФУ җирлегендә кытай һәм корея телләре буенча халыкара имтихан үткәрелә, ә 2017 нче елның ноябрендә югары уку йортында Гарәп теле буенча халыкара сертификация үзәге эшли башлады. Быел шушыңа охшаш япон теленнән тест үтү структурасы КФУда пәйда булуы да бик тә мөмкин, бу исә, үз чиратында, Рәсәйдә Япония елы уздырылу уңаеннан урынлы гамәл булыр иде.
Бүген Рәсәйдә Япония елы уздырылу кысаларында оештырылачак чараларда КФУның катнашу мәсьәләсе турында да сөйләшүләр булды. Япон фондының мәскәү бүлекчәсе директоры әйтүенчә, Казанда күп санда чаралар уздыру каралган һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, һичшиксез, аларны оештыручыларның берсе булып тора. Моннан тыш, КФУда “XXI гасырда көнчыгыш телләрне укытуның мөһим мәсьәләләре” (аның бер секциясе япон телен укыту нечкәлекләренә багышланачак) һәм «Рәсәй-Япония: сәясәт, тарих һәм мәдәният» дигән темаларга ике эре халыкара конференция үтәчәк. Масаказу әфәнде Япон фонды хезмәткәрләренең бу чараларда катгый катнашачакларын белдерде.
Әйтергә кирәк, Такахаси Масаказу әфәнденең әле Казанга беренче тапкыр гына килүенә карамастан, ул КФУның Японияне өйрәнү үзәгенең эшчәнлеге турында яхшы хәбәрдар булып чыкты һәм аның хезмәткәрләре алып барган эшне югары бәяләде. Кунак шулай ук институтта Японияне теге яки бу юнәлештә өйрәнүгә бәйле гамәлкә ашырыла торган укыту программалары белән кызыксынды. Сүз уңаенда, быел институтта “Көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика» юнәлешендә магистратурада хәзерлек узуның яңа профиле ачылырга мөмкин, аның кысаларында япон телен тирәнтен өйрәнү дә карала. Сөйләшүләр вакытында хәзерлек программалары турында сүз алып барганда, япон югары уку йортлары базасындамы, Япон фондының мәскәү бүлекчәсе курсларындамы КФУ укытучылырының квалификацияләрен күтәрү буенча программалар эшләү һәм аны тормышка ашыру, япон телен укыту буенча даими методик семинарлар үткәрү мәсьәләсе дә күтәрелде. Масаказу әфәнде фондның баш офис җитәкчелеге белән мондый мөмкинлек хакында фикерләшәчәген вәгъдә итте.
Йомгаклап шуны билгеләп үтү кирәк: Казанга булган визиты кысаларында Япон фондының мәскәү бүлекчәсе директоры “Хәзинә” Милли сәнгать галереесендә “Япон курчаклары” күргәзмәсен ачуда катнашты һәм “ТЯГ” телеканалы вәкилләре белән Татарстанда кайбер япон телеканаллары тапшыруларын күрсәтү мөмкинлеге хакында сөйләшүләр алып барды.