КФУның ислам һәм ислам белеме мәгарифен үстерү буенча журналистлык үзәге тарафыннан оештырылган ислам тематикасына медиаматериалларда мәгълүмат җиткерү нечкәлекләренә өйрәтүнең бүген кызган чагы. Тыңлаучылар арасындаТатарстанның алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, шулай ук ислам оешмаларының матбугат хезмәткәрләре бар. Укулар 11нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Информацион кырда ислам тематикасын җиренә җиткереп яктырту җиңелләрдән түгел. Ә дини темаларга сүз алып барганда җибәрелгән хатаның бәясе , билгеле булганча, чиктән тыш югары, чөнки җәмгыятьне, җимергеч юлга борып, кузгатып җибәрү өчен күп кирәкми. Киресенчә, ММЧ(СМИ) иҗтимагый куркыныч күренешләренең (шундыйларга экстремизм һәм башкалар белән санашмаучанлык та керә) контрольсез чагылышына каршы тору максатын күз уңында тотарга тиешләр. Димәк, укучыга җиткереләчәк мәгълүматтагы һәрбер нечкәлек, һәр сүз җитди әһәмиткә ия.
Курсларны оештыручылар алдына куелган мәсьәләләргә мөселман диненең төп төшенчәләре турында күзаллау булдыру, ислам үсешенең тарихи һәм этник үзенчәлекләрен күрсәтү, хәзерге глобаль сәяси процесслар яссылыгында мөселман дөньясы турында сөйләү керә. Моның белән бергә, бүген ресурс үзәге аудиторияләрендә республикабыздагы ислам оешмаларының акыллы медиасәясәтен сафка бастыру, вакытлы матбугат үзәкләренең җәмәгатьчелек фикеренә барлык яктан тәэсире турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде һәм тикшерелде.
“Бүген журналистларның зур өлешенә дини темаларны чагылдыру өчен кирәкле белем җитенкерәми. Дин, шул исәптән һәм ислам дине , бик тә нечкә белем өлкәсе. Бер яктан, бу мәсъәләләр турыдан-туры кешенең эчке дөньясына кагыла, һәм шуңа да массакүләм матбугат чаралары битләрендә язылган, әйтелгән мәгълүмат, андагы теләсә нинди һәр нечкәлек җанны кузгата; ә икенче яктан- дин үзенә күрә идеология булып тора, бу исә, билгеле бер дәрәҗәдә, сәламәт акыл өчен көрәш төсен ала, ә, димәк, барлык нечкәлекләр дә исәпкә торырга тиешләр.,- дип аңлатма бирде КФУның ислам һәм ислам белеме мәгарифен үстерү буенча Ресурс үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Резидә Сафиуллина. – Моннан тыш, еш кына ММЧ материалларында бу өлкәгә караган хәбәрләрдә ике төп мәсьәлә күзәтелә. Журналистлар яисә ниндидер вакыйгалар турында ислам белән куркыту карашыннан торып сөйлиләр, яисә аларны коры гына, бернинди аңлатма бирмичә, бәян итәләр. Соңгысы , һичшиксез, инфостиль кулланган очракта рөхсәт ителә, әмма, тулаем алганда,анда нинди дә булса аналитик өлешнең булмавы бу өлкәдә яхшыга илтми. Шуның өстенә, мондый зурлыктагы яңалыклар , шул исәптән ислам оешмаларының матбугат үзәкләре хезмәткәрләре тарафыннан таратылган хәбәрләргә дә нигезләнеп биреләләр, шуңа да биредә ислам матбугат үзәкләре журналистларыннан аеруча нык җаваплылык таләп ителә. Безнең лекторлар инануынча, бу өлкәдә хәбәрләр тарату буенча эш күрсәтүче журналистлар - дөньяви СМИ хезмәткәрләре булмасын, махсус оешмаларныкы булмасы – үзләренең әлеге өлкәгә караган белемнәрен арттыруда эзлексез эшләргә бурычлылар, дини карашларның барлык нечкәлекләренә төшенергә, карашлар киңлеген күз алларында тотып, әйләнә-тирәдә барган хәл-күренешләрне аңлатуга беръяклы гына якын килмәскә тиешләр.”
Сүз уңаенда, карашлар киңлеген булдыру юнәлешендә турыды-туры КДУның Ресурс үзәге хезмәткәрләре зур эш башкара һәм, шушы максаттан чыгып, журналистларның белемнәрен күтәрү курслары программаларына бер үк мәсьәләгә карата төрлечә фикерләүче, дини тәгълимат, традицион фәнни һәм бүгенге чынбарлыкны күздә тотып сөйләүче лекторлар җәлеп ителә. Укыту курсларының төп максаты - анда катнашучыларга исламда бертөрле генә сәясәтнең һәм нинди дә булса мәсьәлә буенча әзер җавапларның булмавын, журналистның үзе биргән мәгълүмат өчен җаваплылык тотуын, шуңа аның билгеле бер дәрәҗәдә аналитик һәм тикшеренүче булып та торуын җиткерү иде. Тыңлаучылар бәяләмәләрендә мәсьәләгә бу рәвешле якын килү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.
Рәсәй Ислам институтының гуманитар фәннәр кафедрасы доценты Айгөл Гыйлманова билгеләп үткәнчә, “ һәр журналист үз өлкәсенең үзенчәлеге нәтиҗәсендә шул информацион мохиттә “кайный” һәм күп очракта аның чикләреннән чыга да алмый. КДУның Ресурс үзәге нигезендә оештырылган әлеге курслар, һичшиксез, яңа белемнәр белән баета, гамәли дөньяда, бигрәк тә , бер караганда дин кебек динамик үсештә бик булмаган өлкәдә дә, өзлексез бара торган үзгәрешләрне күзалларга нык ярдәм итә. Моннан тыш, дини журналистика өлкәсендәге тикшеренүчеләр ниндидер бер тар өлкә вәкилләре булып саналалар, ә менә төрле өлкәләрдә эшчәнлек күрсәткән белгечләр бер мәйданга җыелып,фикер алышулары , әлбәттә, күп нәрсә бирә. Бу юнәлештә төрле карашта торучы лекторларны җәлеп итүләре дөньяда барган дини процессларны яңача аңларга булышлык итә.”
Әйтергә кирәк, курста чыгыш ясаган лекторлар арасында чыннан да үз өлкәләрендә танылу алган атаклы шәхесләр – РФсе МДИ матбугат хезмәте җитәкчесе Диләрә Әхмәтова, «Pax Islamica», журналының баш мөхәррире , КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы профессоры Айдар Хәбетдинов, сәясәт белгече Руслан Айсин, мөселман блоггеры Рәсул Тәүдиряков һәм ,үзеннән-үзе аңлашылганча, КДУның ислам һәм ислам белеме мәгарифен үстерү буенча Ресурс үзәге хезмәткәрләре бар иде.
Фикер алышу спектры да югары дәрәҗәдә киң булды. Дини журналистика һәм мөселман дөньясы турында. мәгълүмат бирү үзенчәлекләреннән тыш, укулар барышында хәзерге чынбарлык шартларында ислам, ислам кануннары һәм традицион ислам, ММЧда исламофобиядән котылуга карата булган чит илләрдәге тәҗрибә, Рәсәйдәге төп мөселман оешмаларының бүгенге хәле һәм үсеш кичерүе, мөселман рустелле интернет-ресурсларына гамәли яссылыкта күзәтү ясау кебек темалар да кузгатылды.