2018 нче елның 26 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Кукмара районында “Хәзерге җәмгыятьтә туган телләр” исемле регионара фәнни-гамәли конференция үтте. Аны Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, татар теле белеме кафедрасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе һәм «К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе белән бергәләп үткәрде.
Конференциядә КФУ галимнәре, район һәм төрле төбәкләрдән килгән белгечләр, укытучылар, магистрлар, студентлар һәм укучылар актив катнашты. Аның эшендә Ә.Ш. Юсупова, КФУ ның татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р. Галиуллина, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Ф.Ф. Харисов, КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Ч.М. Харисова, филология фәннәре кандидатлары, доцентлар Х.Х. Кузьмина, Г.К. Һадиева, Кукмара муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Р.М. Мансуров, Кукмара муниципаль районы “К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” директоры Ф.З. Мостафин һ.б. докладлар белән чыктылар.
Пленар утырышта Ә.Ш. Юсупова “Хәзерге шартларда югары уку йортларында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләү торышы” темасына доклад белән чыкты һәм югары уку йортларында заман таләпләренә туры килгән белгечләр әзерләү мәсьәләләрен яктыртты, аның торышына җентекле анализ ясады.
КФУ ның татар теле белеме кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Г.Р. Галиуллина “Казан федераль университеты татар теле белеме кафедрасының фәнни-методик эшчәнлеге” исемле докладында татар теле һәм әдәбияты буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләүнең төп урыны нәкъ менә шушы кафедра булуына, андагы традицияләр һәм яңалыклар турында җиткерде.
КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе һәм атказанган укытучысы Ф.Ф. Харисов үз докладында “Татар телен өйрәтүнең заманча юнәлешләре”н яктыртты. Ул бүгенге шартларда телебезгә өйрәтү технологияләренең уку-укыту процессында кулланылу үзенчәлекләрен өйрәнгән галим буларак, катнашучыларга әлеге өлкәдә яшәп килгән проблемаларны җиткерде һәм аларны хәл итү юллары турында үз фикерләре белән уртаклашты.
КФУның татар теле белеме кафедрасы профессоры, педагогика фәннәре докторы Ч.М. Харисова “Татар телен яңа шартларда укытуның кайбер мәсьәләләре” исемле чыгышында хәзерге вакытта белгечләр һәм укытучылар игътибар итәсе проблемаларга юнәлтте, шушы мәктәпнең элеккеге укучысы буларак, үзенең истәлекләре белән уртаклашты.
Кукмара муниципаль районының мәгариф идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, РФ нең атказанган укытучысы Р.М. Мансуров “Күптелле Кукмара районы шартларында татарча белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрү” исемле докладында районда мәгариф эше, аның традицияләре һәм проблемаларга тукталды, галимнәр белән эшләү тәҗрибәсенең хәзерге шартлардагы әһәмиятен ассызыклады.
Кукмара муниципаль районы “К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” директоры Ф.З. Мостафин әлеге гимназиянең кыскача тарихына күзәтү ясады, ирешкән уңышлар, хәл ителәсе мәсьәләләргә тукталды.
Конференция үз эшен өч секциядә дәвам итте. Секцияләрдә яңа шартларда татар һәм рус телләрен укытуның теоретик һәм гамәли аспектлары,
татар филологиясенең актуаль проблемалары, татар теле дәресләрендә заманча технологияләр куллану, студентларның һәм укучыларның хезмәтләрендә телара бәйләнеш мәсьәләләре кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Конференциядә туган телебезне саклау һәм яклау проблемаларына кагылышлы кызыклы һәм эшлекле тәкъдимнәр әйтелде.
“К.Ф. Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”нең эшчәнлегенә 100 ел тулуга багышлап чыгарылган зур күләмле хезмәт – “Кыңгыраулы мәктәп еллары”исемле җыентык та катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Аның төзүчеләре – гимназия директоры Ф.З. Мостафин һәм югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г.В. Зыятдинова.
Әлеге конференция зур оешканлык белән эшлекле шартларда үткәрелде.
Мәгълүмат чыганагы: татар теле белеме кафедрасы профессоры Ч.М. Харисова.