5 нче апрельдә Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә татар әдәбияты кафедрасы доценты Л.Ф.Җамалиева «Татар халкының никах туе йолалары: элек һәм хәзер» дигән темага ачык дәрес уздырды.
Филологик юнәлештә белем алучы студентлар борынгыдан килгән милли йолаларның функциональ табигатен дә, йолалар үтәгәндә башкарыла торган текстларны да белергә тиешләр. Шул ук вакытта алар бу йолаларны саклаучы һәм киләчәк буынга тапшыручылар да. Шуңа күрә, әлеге дәрестә гаилә йолаларын комплекслы өйрәнүгә игътибар бирелде. Дәрескә күп еллар дәвамында Казан университетында әдәбият һәм халык авыз иҗаты дәресләре алып барган күренекле галим – филология фәннәре докторы, профессор Марсель Бакиров, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Кадрия Идрисова, Татарстан Республикасы Дини нәзарәтенең Дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров, “Казан сөлгесе” проекты авторы Гөлнара Нурмөхәммәтова, “Иман нуры” мәчетенең хәйрия эшләре бүлеге җитәкчесе Регина Ивановалар кунак буларак чакырылган иде. Кунаклар барысы да үз юнәлешләре буенча йола иҗатының аерым компонентлары турында кызыклы чыгышлар ясадылар, студентларга файдалы киңәшләр бирделәр.
Дәрестә студентларга никахның әһәмияте, шартлары, мәхәрнең һәм бирнәнең мәгънәсе хакында мәгълүмат бирелде. Узган гасырда һәм хәзерге көндә уздырылган никах һәм туйларның тәртибе фото һәм видео презентацияләрдә күрсәтелде. Беренче курс студенты Люция Умерова чыгышында Чувашиянең Шыгырдан авылы мисалында читтә яшәүче татарларда йолаларның сакланышы мәсьәләсе яктыртылды.
Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, профессор Ф.С.Сәйфуллина, дәресне йомгаклап, йола иҗатын шушы формада комплекслы өйрәнүнең уңышлы булуын билгеләп үтте.