6-7 декабрьләрдә КФУда “Шәхес күзлеге аша чор: Газиз Гобәйдуллинның 130 яшьлеге” исеме астында фәнни юнәлеш буларак татарны өйрәнү фәненең барлыкка килүе мәсьәләләренә: татар тарихының историографиясе һәм чыганаклары, шулай ук Газиз Гобәйдуллинның бу процесста тоткан урынына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте.
Конференцияне оештыручылар булып Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты, “Татарстан Республикасы дәүләт архивы” ДБУсе һәм КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты торды. Конференция эшендә Казан, Мәскәү, Румыния, Бөекбританиядән әйдәп баручы галимнәр катнашты..
Газиз Гобәйдуллин атаклы шәхес була. Фәнни форумга багышлап уздырылган пресс-конференция вакытында Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, академик фән күзлегеннән чыгып караганда, аны татар халкы тарихының фәнни нигезләнгән системалы концепциясен төзегән беренче тарихчы булуын билгеләп үтте. Аның мирасы һәм тормыш юлы тикшеренүләр алып баруны таләп итә. Мәсәлән, конференция эшендә катнашучы рәсәй тарихчысы-көнчыгышны өйрәнү белгече, тарих фәннәре докторы, РФАнең Иҗтимагый фәннәр буенча фәнни мәгълүмат институты директоры вазифаларын башкаручы Илья Зайцев Мәскәүдән Казанга Рәсәй фәннәр академиясе архивында табылган, Газиз Гобәйдуллин шәхесенә һәм эшчәнлегенә турыдан-туры караган документлар китерде. Галим Газиз Гобәйдуллинны татарның беренче һөнәри белем алган һәм татар халкы тарихының уникаль синтетик концепциясен төзегән профессиональ тарихчысы, дип атады. “Хәзер без күп нәрсәдә аның белән килешмәскә мөмкинбез. Ләкин бу бик тә үзенчәлекле концепция, ул татар историографиясе битләрендә калырга лаек”.- диде галим үз фикерен белдереп, һәм конференцияне оештыручылар исеменә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Конференциягә Газиз Гобәйдуллинның оныкчыгы, Мәскәү технология университеты доценты Ирина Бессарабская кайткан иде. Ул Газиз Гобәйдуллинның Казанда сакланган архив материаллары белән танышырга һәм, икенче юлы кайтканда, гаиләләрендә сакланынп калган архивның бер өлешен бүләк итәргә теләвен белдерде.
Бабеш-Бойяи университетның яңа тарих һәм халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге (Румыния) доценты Маргарета Аслан билгеләп үткәнчә, мондый конференцияләр булып торганда, җәмгыять үз тарихын, мәдәниятен саклый һәм аны яшь буынга тапшыра алачак.
Үз чиратында, тарих фәннәре докторы, Оксфорд университетының тарих факультеты фәнни хезмәткәре һәм лекторы Мари Фаверо-Думенжу конференциягә чакырылуы өчен бик тә шатлануын белдерде. Аның әйтүенчә, Авропада татар тарихына багышланган конференцияләр җитәрлек күләмдә уздырылмый. “Әлеге тема безнең өчен бик тә әһәмиятле. Газиз Гобәйдуллинга бәйле тема бездә дә кызыксыну уята,- дип билгеләде ул. – Минем аның мирасын һәм шәхесен тикшеренү өлкәсенә караган берничә мөһим юнәлешне ассызыклыйсым килә. Үзе тикшеренгән темаларның күпкырлы булуы кебек, ул үзе дә күпъяклы шәхес була. Әмма безнең өчен лингвистик аспект та әһәмиятле. Аның шәхесе безнең өчен глобаль контекста да бик мөһим”.
Конференция баршында Газиз Гобәйдуллинның истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләсе дә кузгатылды. Казанда Газиз Гобәйдуллин эшчәнлегенә теге яки бу дәрәҗәдә мөнәсәбәтле күп нәрсәләр сакланган, тик бүгенгесе көндә алар берничек тә мәңгеләштерелмәгән, белгечләр алдында күренекле галимнең истәлеген саклап калу юлларын Казан архитектурасында да табу бурычы тора.
Белешмә өчен: Газиз Гобәйдуллин1887нче елның 27 нче июнендә (иске стиль буенча 1887нче елның 15 нче июнендә) Казанда туа һәм хаклы рәвештә беренче профессиональ татар тарихчыларының берсе санала. Ул күпсанлы фәнни хезмәтләр яза, алар хәзерге галимнәр тарафыннан да югары бәяләнәләр.
1917—1918 нче елларда Газиз Гобәйдуллин - Бөтенрәсәй мөселман шурасының әгъзасы. Урал-Идел штатын тормышка ашыру буенча Коллегия вәкиле була. Шушы чорда ул үзенең беренче хикәяләрен яза һәм бастыра, борынгы дәвер тарихы буенча дәреслекләр нәшир итә, 1925—1933 нче елларда Казан югары уку йортларында укыта, татар халкы тарихы, татар әдәбияты буенча фәнни мәкаләләр, уку әсбаплары бастырып чыгыра. 1926 нчы елдан - Баку шәһәренең Югары педагогия институтының тарих-иҗтимагый бүлеге, 1927нче елдан Әзербайҗан дәүләт университетының Көнчыгыш факультеты деканы. СССР ФАнең Әзербайҗан филиалында Әзербайҗан тарихы буенча коллектив хезмәт төзү өстендә эшли. 1937 нче елның 18 нче мартында «Урал-Идел оешмасы” эше буенча НКВД тарафыннан кулга алына. 1937 нче елның 12 нче октябрендә СССР Югары Судының Хәрби коллегиясе атырга хөкем итә. 1957нче елның 16 нчы мартында реабилитацияләнә.