КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләре Казан шәһәре мәктәпләре директорларының Институт җирлегендә үткәрелгән “Кытай теле: мәсьәләләр һәм үсеш перспективалары” III методик семинары кысаларында шундый башлангыч белән чыкты..
Әйтергә кирәк, мондый башлангыч буш урында барлыкка килмәде: кытай телен укыту өлкәсендә хезмәт куючы белгечләргә даими рәвештә үзләренең һөнәри эшчәнлекләре буенча килеп туган мәсьәләләрне уртага салып тикшерү өчен бер оешмага берләшергә кирәклеге көн тәртибенә килеп баскан иде инде. Нәкъ менә Рәсәйдә бүгенге көндә кытай теле буенча урта белем бирү өчен федераль дәүләт укыту стандартын булдыру өстендә эш алып барыла. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хезмәткәрләре ФДУСын барлыкка китерү үзенчәлекләренә багышланган һөнәри семинарларда актив катнашалар, алай гына да түгел, үзләре дә төрле башлангычлар белән чыгалар.
Мәсәлән, ноябрь азагында Мәскәүдә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт “ Дәүләт йомгаклау аттестациясенә кытай телен кертүгә хәзерлек” дигән темага семинар үткәрде, анда, башкалар белән берлектә, КФУ мөгаллимнәре дә катнаштыпар һәм төбәкләрдә кытай теленнән БДИ бирү буенча Федераль үзәк тарафыннан эшләнгән тестларны сынап карау нәтиҗәләренә карата үз фикерләрен әйттеләр. Кытай теленнән БДИ бирүне сынап карау беренче мәртәбә 2015 елда үткәрелә. Шул вакыттан бирле контроль-үлчәгеч материалларга хәйран гына үзгәрешләр кертелә. Әйтик, хәзергә имтиханның кытай телендә текстларны кычкырып уку өлеше бөтенләй төшерелеп калдырылды, чөнки күпчелек балаларның хәзерлек дәрәҗәсе әле моны үтәп чыгу мөмкинлеген бирми. Бүтән үзенчәлекләр дә бар, алар, нигездә, техник характердагылар: шрифт, имтиханның язма һәм телдән булган өлешләренә караган дискларны маркировкалау һ.б. Балаларның хәзерлеге дәрәҗәсенә турыдан-туры якын килгәндә, төп мәсьәлә укыту систамасының булмавына кайтып кала.
Без югарыда билгеләп үткәнчә, Рәсәйдә хәзергә кытай теле буенча бердәм федераль укыту стандарты юк, димәк, балалар кытай телен үз укытучылары төзегән һәм мәктәп җитәкчелеге белән килештерелгән программа нигезендә өйрәнәләр. Бу исә, төрле мәктәпләрдә укыту барышында тел өйрәнүнең төрле якларына төрлечә басым ясалуга һәм балаларның БДИна хәзерлек дәрәҗәләре дә бер-берсеннән нык аерылуга китерә. Бүген, ниһаять, федераль стандарт үрнәге белгечләр тарафыннан эшләнгән һәм РФ мәгариф һәм фән министрлыгы каравына тәкъдим ителгән.
Тагын бер мәсьәлә булып укучыларны кытай теле буенча бердәм дәүләт имтиханына хәзерләү өчен материалларның юклыгы тора. Укытучыларның кулларында барытик соңгы ике елда тәкъдим ителгән контроль-үлчәгеч материалларыннан мисаллар гына бар. Әмма мондый уңайсыз шартларга карамастан, кытай теленнән БДИ үткәрү өчен сынап карауда катнашкан балалар кирәк булган минималь баллар санын җыя алганнар. Ә, димәк, киләчәктә Рәсәйдә тиз араларда кытай теле буенча имтихан тапшыруны алга куйган федераль укыту стандарты гамәлгә кертелгәч, бердәм укыту планнары җайга салынгач, БДИ күрсәткечләре, һичшиксез, югары булачак. Хәзерге вакытка кытай телен укыту өлкәсендәге рәсәйнең әйдәп баручы белгечләре тарафыннан кытай телен беренче, шулай ук икенче чит тел буларак өйрәнү өчен укыту әсбаплары язылган. РДГУ коллективы кытай теле буенча бөтенләй яңа дәреслек төзесә, МТУның ЮИМе хезмәткәрләре исә, балалар өчен киң кулланылышта булган иң яхшы дәрелекләрнең берсен кытай теленнән тәрҗемә иткән. Кытай телен беренче чит тел буларак укыту өчен дәреслек МДХМИ коллективы тарафыннан языла. Алар барысы да РФ мәгариф һәм фән министрлыгы грифты белән бастырылып чыгарылачаклар.
Илдә кытай телен киләчәктә укыту турында фикер алышулар КФУ диварларында дәвам ителде. КФУда Кытай теле укытучыларының бөтенрәсәй берләшмәсен төзү башлангычы семинарда катнашучылар тарафыннан нык хуплау табу өстенә, тагын Казанда кытай телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе ачу турында да карарга киленде. Казанның кайбер мәктәпләрендә кытай теле укыту планына керетелеп, яисә факультатив дәрес буларак инде укытыла, Әмма вакыт таләбе кытай телен өйрәнү өлкәсендә балалардан тирән хәзерлекле булуларын сорый.
Бу исә КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты өчен югары дәрәҗәдәге белгечләр хәзерләүдә яңа мөмкинлекләр ачар иде: бер яктан студентларга практика узар өчен җирлек барлыкка килсә, икенче яктан, югары уку йортына башлангыч белемлеләрне кабул итү мөмкинлеге туа, шулай итеп, яңа укыту программалары нигезендә университетны тәмамлаучылар югары дәрәҗәдәге тәрҗемәчеләр, шул исәптән синхрончылар булып китүгә юл ачыла. .
Әгәр якын киләчәк турында әйтсәк, бүген КФУның ХМТһКИтында Татарстан һәм Рәсәй мәктәпләрендә кытай телен укытучылар белән җитди һәм тыгыз бәйләнеш эш алып барыла. Күптән түгел генә Институт җирлегендә республика укытучылары өчен квалификаия күтәрү буенча чираттагы курс тәмамланды, киләсе елның апрелендә кытай телен укыту методикасы буенча II Бөтенрәсәй конференциясе үтәчәк, анда кытай телен укыту өлкәсендә хезмәт куючы танылган белгечләр, методистлар, шулай ук БДИ өчен контроль-үлчәгеч материаллар, яңа укыту-методик җыелмалар хәзерләүчеләр дә катнашачак. Әлеге конференция кысаларында кытай теле укытучылырының I Бөтенрәсәй җыены оештырылачак. Алда торган беренчел мәсьәләләрне хәл итүдә хәзер Кытай теле укытучыларының бөтенрәсәй берләшмәсе кысаларында үзара эшчәнлек алып бару да ярдәм итәчәк.